Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: Быел пилотсыз «КАМАЗ»лар саны 18 данәгә артачак

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать иткәндә автогигантның алдынгы эшләнмәләрен билгеләп үтте.

Быел 55 еллыгын билгеләп үтәчәк «КАМАЗ» заводы машина төзелешендә инновацияләрне динамик рәвештә үстерә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать иткәндә автогигантның алдынгы эшләнмәләрен билгеләп үтте.

Ул пилотсыз автоматлаштырылган «КАМАЗ-54901» магистраль тягачларының М-11 «Нева» трассасында йөк ташуы хакында хәбәр итте. Быел пилотсыз «КАМАЗ»лар – 18, ә 2025 елда 50 данәгә артачак.

«М-12 һәм М 4 «Дон» трассаларында автоном хәрәкәтне сынап карауны киңәйтү ниятләнә. Моннан тыш, автогигант тарафыннан төзелгән Электроника һәм тәэмин итү элементлары үзәгендә водород ягулыгы белән эшли торган автобуслар һәм йөк автомобиленең тәҗрибә үрнәге әзерләнде», - диде Миңнеханов.

Шулай ук водородлы җылылык элементлары урнаштырылган энергетик җайланмалар төзү эше бара, АТОМ электромобиле проекты финиш сызыгына чыкты. Ул киләсе елда серияләп җитештерелә башлаячак.

««КАМАЗ»ның бүлендек предприятиесе булган «ЦФ КАМА» комплектлау җиһазларын локальләштерү эшен дәвам итә. Агымдагы елда биредә Россия автомат тапшырулар тармасының прототибы җыелды. Ул 2025 елда эшләтеп җибәреләчәк», - дип искәртте Татарстан Рәисе.

«Соллерс» компаниясе тарафыннан «Атлант» җиңел коммерцияле йөк автомобильләрен (елына - 30 меңгә кадәр) һәм дизель двигательләрен (елына - 50 мең) җитештерүнең тулы циклы гамәлгә ашырыла.

«Предприятиегә автомобильләр һәм двигательләрне локальләштерү буенча алган йөкләмәләрнең үтәлешен тәэмин итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

фото: https://kamaz35.ru/news/europe.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев