Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Тукай премиясе лауреатларын тәбрикләде

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә зур чара оештырылды.

Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә рәссам Наилә Кумысникова, архитектор Фирдәвис Ханов, шагыйрь Шәүкәт Гаделша ия булды. Лауреатларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантана узды.

Түбән Кама шәһәреннән Фирдәвис Ханов Шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен; Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) «Аучы җыры»; «Чоңгыл»; «Иман капка ачканда»; «Себерем-үз җирем» шигырь җыентыклары өчен, Наилә Кумысникова рәсем сәнгате өлкәсендә милли темага багышланган һәм күн мозаикасы техникасында башкарылган декоратив паннолар сериясе өчен тәкъдим ителгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай премиясе