Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итү эшен гадәти режимда дәвам итәргә йөкләде

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион шимбә планлаштыруында министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр вәкилләренә гражданнарны штат режимында кабул итү эшен дәвам итүне йөкләде.

“Безнең республика гражданины дәүләт хакимияте органына мөрәҗәгать итә алмаган бер җирдә дә булырга тиеш түгел. Махсус санитария – эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә эшне көчсезләндерүгә юл куярга ярамый”, – диде Президент.

Шулай ук Президент урыннардагы җитәкчеләрне кибетләрдә, даруханәләрдә кирәкле продукциянең барлыгын һәм аның бәясен тикшереп торырга өндәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев