Рәсәй көнендә чаллылыларны нинди бәйрәм чаралары көтә?
12 июнь илебездә Рәсәй көне булып билгеләп үтелә. Быел бәйрәмнең дүшәмбегә туры килүе халкыбызга өстәмә ял көнен һәм шактый гына бәйрәм чараларын бүләк итте. 10 июньнән башлап өч көн дәвамында шәһәр буйлап "Мин Рәсәйдә яшим" тарихи вело-квест узачак.
Шимбә көнне велосипедистлар Тәүбә мәчете янында, якшәмбе көнне - Энтузиастлар бульварында һәм 12 июнь көнне сәгать унда Орган залы янындагы мәйданда жыелып, тарихи башваткычлар чишәчәкләр. Шулай ук шимбә кичендә, кичке сәгать биштә "КАМАЗ" мәдәният сарае каршында "Минем Ватаным Рәсәй" дип исемләнгән бию марафоны көтелә.
12 июньдә исә бәйрәм чаралары барлык диярлек ял паркларында оештырылачак. Мәсәлән, ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркында сәгать унда "Минем Рәсәй - Минем Татарстан - Минем Чаллы" иҗади үзешчәннәр фестивале башланачак. Җиңү паркында көндезге сәгать унбердә "#Минем Чаллы" бәйрәм фестивален үткәрәчәкләр. Комсомол паркында сәгать уникедә шәһәрдәшләребезне "Мин, син, ул - бергә дус гаилә!" арт-фестивале белән сөендерәчәкләр. Шунда ук кичке биштә "Эй, туган җир Рәсәй" ретро-программасы эшлиячәк.
Азатлык мәйданында бәйрәм чаралары сәгать 13:00 башлана. Анда "Без - Рәсәй киләчәге" исемле күңел ачу программасы күрсәтеләчәк.
Ипподромда да Рәсәй көне уңаеннан кичке сәгать биштә ат чабышлары уздырылачак.
Күңел ачу чаралары Мәйданда "Рәсәй, җырла һәм чәчәк ат" концерты белән төгәлләнәчәк. Ул кичке сәгать алтыда башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев