Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Сабан туе гүзәле – 2024» бәйгесендә кемнәр катнаша?

Конкурсның сайлап алу туры узды.

3 майда «Энергетик» мәдәният сараенда 30нчы юбилей «Сабан туе гүзәле – 2024» шәһәркүләм бәйгесенең сайлап алу туры узды. Анда Чаллының төрле мәктәп укучылары, оешма хезмәткәрләре  катнашты. Барлыгы 18 кыз.

Жюри әгъзалары – шәһәр мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрәмиев, хореограф Рушания Сабирова, халыкара җыр конкурслары лауреаты Айзилә Вахитова, стилист, режиссер Ольга Архип, алып баручы, җырчы Илнур Гомәров һәм «Энергетик» мәдәният сарае директоры Венера Садирова иң-иңнәр арасыннан финалга 10 кызны сайлап алды. Алар бер ай дәвамында, Чаллы Сабан туена кадәр әзерләнәчәк. Аларга җыр-бию, актерлык осталыклары буенча дәресләр керәчәк.      

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев