Көрәш, ат чабышлары һәм Гүзәл Уразова - Сабантуйда нәрсә карарга?
Бәйрәм программасы
Чаллыда Сабантуй бәйрәме алдыннан әзерлек эшләре гөрли. Шәһәр халкы һәм кунаклар 11-13 июнь көннәрендә узачак тантаналы чараларда катнаша алачак.
Бәйрәм программасы:
• 11 июнь: «Энергетик» мәдәният сараенда «Сабантуй гүзәле» конкурсының финалы узачак. 8 гүзәл төп бүләк өчен көрәшәчәк.
• 12 июнь: 11:00 сәгатьтә шәһәр ипподромында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус Сабантуй оештырыла.
• 13 июнь: Төп тантаналар өч мәйданда узачак:
«Прибрежный» паркы (кече мәйдан):
10:00 сәгатьтән «Авыл» мәйданы эшли башлый. Кунакларны остаханәләр, ярминкә һәм татар ишегалды көтә. Шулай ук «Әкият» балалар мәйданчыгында 13 төрле ярыш оештырыла.
Үзәк мәйдан:
• 11:00 — «Сабантуй – туган җиремнең җәүһәре» дигән театрлаштырылган тамаша.
• 12:00 — «Күңел» радиосының көндезге концерты. Татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.
• 13:00 — Милли көрәш. 400дән артык спортчы «Абсолют батыр» исеме өчен көрәшәчәк. Җиңүчегә бүләк — тәкә һәм «Лада Веста» машинасы.
• 18:00 — Зур концерт. Равил Галиев, Фёдор Кузнецов, Лилия Букеева, Гөлдания Хәйруллина, Айдар-Алмаз Юнысовлар, Илмира Нәгыймова, «Эссе», «Айфара» төркемнәре һәм башка артистлар чыгыш ясаячак. Бәйрәмне Гүзәл Уразова тәмамлаячак.
Ипподром:
• 12:00 — Мэр кубогына ат чабышлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев