Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сабантуйның үзгә бизәге

Һәр Сабан туеның үз бизәге, үз үзенчәлеге була. Яр буе мәйданы быел бизәлеше белән истә калыр, мөгаен. Милли төсмер чагылган сәүдә рәтләре белән бергә татар мөхитен, сурәтләгән корылмалар күңелгә якын тоелдылар. Анда халкыбызның милли киемнәрен кигән егет-кызларны, әби-апаларны күрү йөрәккә үзе бер рухи күтәренкелек, шатлык бирде. ...Сабан туе капкасы яныннан...

Һәр Сабан туеның үз бизәге, үз үзенчәлеге була. Яр буе мәйданы быел бизәлеше белән истә калыр, мөгаен. Милли төсмер чагылган сәүдә рәтләре белән бергә татар мөхитен, сурәтләгән корылмалар күңелгә якын тоелдылар. Анда халкыбызның милли киемнәрен кигән егет-кызларны, әби-апаларны күрү йөрәккә үзе бер рухи күтәренкелек, шатлык бирде.

...Сабан туе капкасы яныннан ерак түгел урнашкан авыл өйләре, аның ишегалды ерактан ук үзенә тартып тора. Абзарлардагы мал-туар, кош-кортны күреп, җанны туган җирне сагыну сарып ала. Умарталарга, аның умартачысына карап үзеңне әкияттә кунакта кебек хис итәсең. Сагыз исе аңкып торган бүрәнәләрдән салынган өй эчендә мөлаем йөзле ак әбиләрне, бабайларны күреп янә таң каласың. Алар гади кешеләр генә түгел, Тукай районы Түбән Абдул авылыннан килгән "Асылъяр" фольклор ансамбле әгъзалары икән алар. Матур итеп җырлаулары, биюләре җанны иркәли, ә кунакларны үзләренә чакырып чәй, тәм-том белән сыйлаулары да үзе ни тора!

"Асылъяр" фольклор ансамбленең тамырлары ун ел элек шушы авыл клубында оешкан вокал төркемгә барып тоташа. Бу коллектив былтыр гына фольклор ансамбленә әйләнгән. Җитәкчесе танылган җырчы Азат Тимершәехнең бертуган апасы Клара Тимер кызы Хөсәенова.

- Безнең "Асылъяр"да барысы 12 кеше: 4 ир-ат, 8 хатын-кыз, барыбыз да җыр-моң яратучы пенсионерлар, - ди Клара апа. - Биредә минем укучыларым катнаша, ә иң өлкәне - үзем, 68 яшь тулды миңа. Клубка җыелабыз да халык җырларын, авыл көйләрен өйрәнәбез.

Әйе, фольклор ансамбленең мактанырлыгы бар, аны Тукай районында гына түгел, Чаллыда да яратып кабул итәләр. Узган ел да шәһәребез Сабан туе бизәге булганнар. Гармунчылары Мирзаһит Нәҗмиев белән Зөфәк Галләммов сыздырып уйнап кына калмыйлар, үзләре дә җырлап җибәрәләр. Апалар, әбиләр исә яшебез өлкән, дип тормыйча бик җиңел бииләр, шома басалар.

Инде "Асылъяр" фольклор ансамбле Мәскәү Сабан туена барырга әзерләнә. Анда да сынатмаслар. Бер яшьлектә, бер картлыкта, ди халкыбыз. Иске Абдул ветераннары күңелләрен төшерми, сүнмәс дәрт белән яши. Рәхмәт , сезгә, "Асылъяр"лар!

Илдар Исламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев