Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина бәйгедә җиңде
Яңалыклар тасмасы

Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина бәйгедә җиңде

Бүләккә ни?

Казанда мэрия үткәргән «Саумы, Казан! / Здравствуй, Казань!»  конкурсына нәтиҗә ясалды. Быел ул әдәби әсәрләр язучылар арасында узды. Киләсе елда Казан турында җырларга багышланачак. Бу хакта әдәби-музыкаль кичәдә Казан мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте. 

Гүзәл Сәгыйтова бәйге нәтиҗәләре буенча шигъри җыентык чыгару да планлаштырылуын әйтте.

Конкурс нәтиҗәләре игълан ителер алдыннан әдәби-музыкаль кичә үтте. Анда җиңүчеләрнең әсәрләре яңгырады. 
Җиңүчеләр арасында Чаллы язучылары да бар. Лилия Гыйбадуллина «35 яшь һәм өлкәнрәкләр категориясендә татар телендә Казан турында поэма» номинациясендә җиңде.  Гөлназ Нуриева исә  «18 яшьтән 35 яшькә кадәрге категориядә татар телендә Казан турында поэма» номинациясендә 2нче урын алды. 

Җиңүчеләргә премияләр тапшырылды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


премия иҗат конкурс җиңүче

Нет комментариев