Шәһәр үзәгендә  бер ирне  үтергәннәр
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр үзәгендә бер ирне үтергәннәр

Мәрхүмгә 39 яшь булган.

Бүген төнлә Казанның «Черное озеро» паркы янында узып баручылар җирдә яткан ирне табалар. Аңа пычак белән кадаган булганнар.

Ашыгыч ярдәм хезмәте һәм хокук саклау хезмәткәрләре янына килгәндә ул исән булган. Аркасына өч тапкыр пычак белән кадалган 39 яшьлек ир реанимациядә үлгән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре үтерүчене эзләү һәм тоту  буенча чаралар үткәрәләр. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


су елга фаҗига үлем-китем

Нет комментариев