Шәһәрне чистартуда 50 меңнән артык кеше катнашты
Чаллыда санитар ике айлыкка нәтиҗә ясадылар.
Чаллыда 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы узды. Анда 50380 кеше катнашты.
Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар шәһәрне тәртипкә китерделәр.
«Икеайлык кысаларында шәһәрдән каты-көнкүреш калдыклары полигонына 17 397 куб метр чүп-чар һәм коры яфрак чыгарылды. 5495 агач һәм куак утыртылды», – диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
37 тиешсез чүплек ачыкланып, юк ителде. Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата 147 беркетмә төзелде (юридик затларга – 7, вазифаи затларга – 107, физик затларга –33).
Сүз уңаеннан, Чаллы «Экояз» республика бәйгесендә 1200 район-шәһәр арасында кеше икенче урынга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев