Чаллының 400 еллыгы булачак!
«Чаллы юбилее югары дәрәҗәдә узарга тиеш», - ди РФ беренче вице-премьеры.
Киләсе елда Чаллының 4 гасырлык юбилеен һәм беренче «КамАЗ» йөк машинасын чыгаруга 50 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан шәһәрдә оештыру комитеты киңәшмәсе узды. Аны РФ хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров алып барды.
«Чаллы юбилее югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Бу вакыйга Татарстан өчен генә түгел, ил өчен зур әһәмияткә ия. Мирас итеп калдырырлык мәгариф, мәдәният, спорт һәм медицина учреждениеләрен төзү һәм капиталь төзекләндерү мөһим», - диде РФ беренче вице-премьеры.
Киңәшмәдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КамАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.
«РФ Президенты Владимир Владимирович Путинга шәһәрнең 400 еллыгын һәм беренче КамАЗ автомобиленең 50 еллыгын федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турындагы карары өчен рәхмәтлебез. Истәлекле көннәргә әзерләнү һәм бәйрәм итү буенча төп чаралар планы инде расланган. Төп бурыч - шәһәрдә кеше капиталын саклап калу, яшәү һәм производствода эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев