Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Шәһри Чаллы” барыгызны да “Эх, Чаллы пятачоклары”на чакыра!

Миллилек, активлык, осталыкка – бүләкләр!

“Шәһри Чаллы” барыгызны да “Эх, Чаллы пятачоклары”на чакыра.

Урыны үзгәрешсез – Җиңү паркының зур сәхнә яны. 
Кичке 18.00 башлыйбыз.
Миллилек, активлык, осталыкка – бүләкләр! Ә бүләкләр, гадәттәгечә, саллы. Тулып өлгергән кабаклар, көнбагыш, чиләк-чиләк җиләк-җимеш, яшелчә – болар бар да сезгә бүләк. Аларны шәһәрдәшләребез үзләре алып килә. Шул рәвешле алар халыкка җәй буе үстергән уңышларын күрсәтә ала. Әйдәгез, рәхәтләнеп биеп, витамин җыеп кайтыйк!

Биими калучылар сирәк булыр! Чөнки моның өчен безнең йолдызлы состав бөтен көчен куячак. Артур Салихов “Энергетик” мәдәният сарае каршында үткәрелгән пятачокны кыздырды. Моңарчы бәйрәмебездә катнашмаган артистларыбыз – Чаллының атаклы җырчысы Асия Әхмәтшинаның, танылган дуэт Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның, оста гармунчы Мулланур Мостафинның килүе дә көтелә. 
 

Көтеп калабыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм