Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» газетасын Казанда бүләкләделәр

«Минем балам татарча сөйләшә» проектын югары бәяләделәр.

Бүген «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятен, традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә багышланган проектлар булдыру һәм аларны тарату өчен грант алуга ирешкән редакцияләрне билгеләп үтү тантанасы булды. Жиңүчеләр арасында «Шәһри Чаллы» газетасы коллективы да бар. Безнең «Минем балам татарча сөйләшә» проектын иң җитди, уңышлы дип таптылар. Безнең журналистлар чип-чиста татарча сөйләшүче гаиләләрне эзләп табып, телебезне саклау проблемалары чишелешен өйрәнде. 
Тантанага килгән ТР президенты каршындагы туган телләрне саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов әлеге эшне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады. «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы Резидә Юсуповага диплом тапшырды.
Шундый ук бүләккә «Көмеш кыңгырау» газетасы баш редакторы Резидә Гасимова да лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге татмедиа