Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Шәһри Чаллы” герое турында фильм дөнья күрде

Битендә зур шеш белән яшәүче блогер Марат Юнысов фильмда үз хыялын әйтте.

Сарман районы Дүсем авылында яшәүче блогер Марат Юнысов турында  “Җить с необычным лицом” дип аталган фильм интернет-платформаларга чыкты. Аны Татарстанның танылган журналисты, “Снег” проекты авторы Равил Мукменов ясады.  

Марат балачактан бирле битендә шеш белән яши. Фильмда ул диагнозы һәм аның белән бәйле  вакыйгаларга үз мөнәсәбәте белән уртаклаша. Шәхси тормышы, эше турында да, хыялы – Калина машинасы аласы килүен дә әйтә.

Кадрларда әнисе Лира апа, авылдашлары да бар. Фильм 12 минутлык, рус телендә бара, кайбер урыннарда, әйтик, әнисе турында тотарча да сөйли. Көндәлек тормышындагы моментлар - аш ашаган, бакча казыган, машина йөрткән күренешләр дә  бар. Видеода сөйләнгән сүзләр титрларда язылып бара.

Тиздән "Шәһри Чаллы" герое Марат Юнысов белән  ВКонтакте төркемебездә туры эфирда әңгәмә үткәрәчәкбез, сораулар, теләкләрне аның үзенә җиткерү мөмкинлеге булачак.

 

Марат Юнысовның фильмны төшерү турында тәэсирләре белән моннан таныша аласыз.

Марат Юнысов турында язманы моннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев