Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» герое турында фильм төшерәчәкләр.

Марат Юнысов Сарман районы Дүсем авылында яши. Ул йөзендә миң, табиблар теле белән әйткәндә гемангиома белән туа. Миңе үзе белән бергә үсә, аңа инвалидлык бирелә. Авырлыкларга карамастан, Марат тормыш кора, 13 елдан артык балаларын берүзе үстерә.

Бүгенге көндә ул социаль челтәрләрдә үз блогын алып бара, анда үзе турында ачыктан-ачык сөйли, иҗаты белән таныштыра. "Шәһри Чаллы"дагы материалны күргән республика журналистларын да аның язмышы кызыксындырган. Якын арада аның турында фильм төшерәчәкләр.

Марат белән элемтәгә кереп, аның фикерен дә сорадык.: "Дөньяда миннән күпкә авыр язмышлы кешеләр бар ич, дип уйлый идем. Интернет-дусларым киңәше белән үзем турында сөйли башладым. "Шәһри Чаллы"да зур язма чыккач, башкаларның хөрмәтен тойдым. Хәзер бөтен республикадан танышларым шалтырата. Мондый мөнәсәбәтне тою бик рәхәт икән."дип уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев