Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» Казанда «кыздырды» - фотолар

«Татмедиа» бинасы янында «Массакүләм мәгълүмат чаралары урамы» дип аталган чара узды.

Бүген Казанда «Татмедиа» журналистларын җыйдылар. Татарстан матбугат көне уңаеннан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин редакторлар белән очрашу үткәрде. Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.

«Сез һаман да сафта, буыннар элемтәсен дә өзмәвегезне, лаеклы өлеш кертүегезне күрәбез. Алга таба да сезнең белән эшләү, шатлыклы күрешүләр язсын», – диде ул.

«Татмедиа» бинасы янында «Массакүләм мәгълүмат чаралары урамы» («СМИшная улица») дип аталган чара узды. Республиканың төрле басмалары үзләрен тәкъдим итте. «Шәһри Чаллы» да читтә калмады. Редакция эшчәнлегенә, пятачокларга багышланган фотокүргәзмә тәкъдим итте. Башкала халкын «Шәһри Чаллы» газетасы белән таныштырды.

Газетабызның тугры дусты, пятачок йолдызы Фәнилә Салихова башкала халкын татар көйләренә биетте. Хәтта артист, язучы Алмаз Хәмзин да түзмәде - кушылып биеде, баянда уйнап җырлады. Иң оста биючеләрне "Шәһри Чаллы" тәмле күчтәнәчләр белән сыйлады.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев