Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» купса, хәтәр куба!»

Мөһим проект.

«Шәһри Чаллы» редакциясе «Чаллы икмәге» АҖ белән берлектә уздырган «Минем яраткан шәһәрем» бәйгесенә атна башында тантаналы төстә нәтиҗәләр ясалды. Бәйрәм турындагы хис-кичерешләр һаман күңелдә, халык телендә. Кунаклар статусларда, социаль челтәрләрдә фото-видеолар белән бүлешә. Татар драма театры бинасына шәһәрнең татар интеллигенциясе вәкилләре җыелды, очрашу рәсми дә, шул ук вакытта җылы да үтте.

«Шәһри Чаллы»ның, халыкны газета чыгару белән генә чикләнмичә, саллы проектлар белән шаккатырырга яратканы – сер түгел инде. Шаулап уза торган «Пятачок»лар гына ни тора! Шуңа күрә 5-6 мең кеше җыеп паркларны, ишегалларын гөрләткән коллективның Татар драма театрына 300ләп кенә кеше җыеп, «эх» та итмичә бәйрәм уздыруында берәүнең дә шиге булмагандыр.
Шулай да мондый бәйгене редакция беренче тапкыр үткәрә. Баш редакторыбыз әйтмешли, «әзерләнгәндә тик торганнан елыйсы, тик торганнан көләсе» килгән вакытлар да булды. Минутына кадәр исәпләнгән сәгать ярымлык программа бер тында, бер ялгышсыз үтте. Кем әйтмешли, бәйрәм тамашачыга әзрәк җитмичә дә калды әле.
Артистларга да залларны тутыру авыр була бит кайчакта, бушка өләшкән билетларга да килергә теләүчеләрне эзләп йөрүчеләр бар. Ә безнең бу яктан терәк көчле – эш көне, эш сәгатьләре булуга карамастан, газетаны яратып укучы дусларыбыз, язмаларыбыз геройлары һәрчак безнең белән. Зал шыгрым тулы иде. «Буш урыннар тагын юкмы?» – дип сораучылар да шактый булды. Килә алмаучылар социаль челтәрләрдә туры эфирдан күзәтте. Әле күбесе статусларында да бүлешеп барды, чөнки үзем дә кич буе танышларымның фото-видеоларын карап, тагын бер кат сөенеп куйдым.
Кунакларыбыз иң матур күлмәкләрен киеп килделәр, күбесе татар милли бизәкле костюмнардан, түбәтәй-калфаклардан, камзуллардан иде – бу бик күркәм күренеш. Театр холлында Татарстанда бердәнбер электросаз иясе – Лилия Әхмәтова дәртле музыка белән каршы алды. Ярый әле ярты сәгать алдан килгәннәр (безнең чарага соңга калучылар бик сирәк, туганлашып беткән тугры тамашачылар үзара гәп куертып алырга ярата) – рәхәтләнеп фотога төштеләр, биеделәр.
Алып баручылар – Резидә Ганиева белән Алмаз Әгъләмов тамашачылар белән элемтә урнаштыруда белгечләр инде, бу юлы да үз эшләрен җиренә җиткереп башкардылар. Тамашаны «Болгар» бию театры коллективы ачты.
«Минем яраткан шәһәрем» бәйгесенең җиңүчеләре алгы рәттә утырды. Әйтергә кирәк, журналистларыбыз кунакларны җылы итеп каршы алды. Аларның исемнәрен газета битләрендә күрсәләр дә, үзләрен белмәүчеләр өчен бу сюрприз булды. Аларны сәхнәгә чакырганда да һәрберсе өчен чын күңелдән кул чабып торды.
Чаллының татар телендә язучы 15 журналистына чәчәкләр, дипломнар, акчалата бүләк тапшырылды. Республиканың, шәһәрнең танылган татар зыялылары каләм ияләренең кулын кысты, үзләренең теләкләрен җиткерде.
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов чаллылыларның милли чараларда һәрвакыт актив булуын билгеләп үтте. Ул «Матур телле журналист» махсус номинациясендә җиңгән матбугат ветераны, 87 яшьлек Заһидә Нәбиуллинаның иңенә Ырынбур шәле япты.
«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Чаллының Казаннан калышмавын билгеләп үтте. «Чаллы – татар шәһәре, монда татар аудиториясе көчле. Сезнең үз форматыгызны табуыгыз бик нык сөендерә. Казанда конкурслар күп, конкуренция зур. Чаллы журналистларына аерым ярдәм формасын тапкансыз, менә шундый зур бәйрәм – ул искиткеч», – диде ул.
Ярдәм дигәннән, бәйгенең иганәчесе – «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов та чарадан канәгать калуын белдерде, бәйгенең дәвамлы булачагына да ишарә ясады: «Әгәр матбугат кешесе булмаса, бүген халкыбызның көнкүреше төгәл яктыртылмаса, тормышыбызның кызыгы булмас иде», – диде ул.
Безнең бәйрәмдә Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да татарча сөйләде. Ул бу бәйгенең татар телен үстерүгә өлеш кертүен ассызыклады: «Безнең яраткан Татарстаныбызда руслар да, татарлар да бер гаилә булып яшибез – бу безнең байлыгыбыз. Дәүләт Думасы исеменнән әлеге бәйрәм белән котлыйсы килә. Бу конкурсны оештырган «Шәһри Чаллы» газетасына, шәһәр җитәкчелегенә, «Чаллы икмәге» АҖгә бу инициатива өчен рәхмәт белдерәм».
Әлеге чараның югары дәрәҗәдә үтүе өчен «Шәһри Чаллы»ның баш редакторы Резидә Юсупова күп хезмәт куйды. «Шундый матур бәйрәм, без аны дулкынланып көттек. «Шәһри Чаллы»ны укып барган һәрбер кешегә рәхмәтле. Бу бәйрәмне оештырырга булышкан Рафаэль абый безне сынады, без үзебезнең планканы күтәреп, һәрбер нәрсәне уйлап, җиренә җиткереп эшләргә тырыштык», – дип сөйләде ул үз чыгышында.

 «Болгар» бию театры, Ландыш Галиева җитәкчелегендәге «Эврика» мәдәният сарае артистлары, «Гжель» балалар ансамбле, Татарстанның атказанган артистлары Габидулла Хөрмәтуллин һәм Чулпан Йосыпова чараны үзләренең матур чыгышлары белән бизәделәр.
Бәйрәм узгач та безгә һәрдаим язып торалар, кунак булып килүчеләр хис-кичерешләре белән уртаклашалар. Барысы да мондый мәртәбәле чараны тамаша кылуны югары бәяли.
Конкурста катнашкан журналистларның материаллары, һичшиксез, газета битләрендә дә чыгачак. Чаллының 400 еллыгы уңаеннан иҗат ителгән язмалар тарих китабына тиң. Әлегә исә бәйгедә катнашкан каләм ияләренең фикерләрен тәкъдим итәбез.

Гүзәл Мәрданова: «Бәйгегә эшләр кабул итү төгәлләнгәч, аларны карау мөмкинлеге булдырылды. Андагы исемнәрне күрдем дә буй җитмәслек биеклеккә үрелгәнемне аңладым. Бәйгегә эшләрен мин туганчы ук журналистика юлына кереп киткән Заһидә апа Нәбиуллина, Рәзинә Насыйбуллина, Ләлә Гайфетдинова, Әлфия Ситдыйкова һәм башка исемле журналистлар җибәргән. Шуңа да минем өчен бу бүләк — бик зур җиңү генә түгел, олы дәрәҗә дә! Шушы конкурсны оештырып, башкарып чыккан тынгысыз Резидә Мәхмүтовнага зур рәхмәт әйтәсе килә. Чаллы журналистларына мөмкинлек ача торган бик кирәкле чара бу! Иганәчелек ярдәме күрсәткән «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысовка рәхмәтебез чиксез. Бәйге дәвамлы булсын!»

Әлфия Ситдыйкова: «Бәйрәмне оештыручыларга, «Шәһри Чаллы» коллективына, хөрмәтле Рафаэль Сөләйман улына, шәһәр җитәкчелегенә, мәртәбәле жюри әгъзаларына бик зур рәхмәт! Бәйрәмдә күпме кадерле шәхесләр белән очраштык. Күрешеп аралашу да – зур бүләк!»

Гөлчәчәк Титова: ««Шәһри Чаллы»лар купса, хәтәр куба. Сокланып карап утырдык. Аллаһы Тәгалә: «Хәерле эшләрдә ярышыгыз», – ди. Татар теле – туган телебез, ул безгә әманәт итеп тапшырылган. Аны саклау, үстерү, алга таба да тапшыру – безнең бурычыбыз. Шушы хәерле эшегез өчен Аллаһның рәхмәтләре яусын!»

Илшат Солтанов: «Бу бәйгедәге җиңүем иң истәлекле казанышларымның берсе булды. Чөнки ул Чаллыда татар журналистлары өчен оештырылган беренче конкурста яуланды. Әлеге истәлекле вакыйга, һичшиксез, шәһәребез елъязмасына алтын хәрефләр белән уелып калыр. Бу чараны мин, журналистларга осталыкларын сынау, күрсәтү өчен булдырылган гадәти бер проект буларак кына түгел, ә иң элек татар матбугатына, татар журналистларына һәм, гомумән, татар теленә хөрмәт күрсәтү билгесе итеп кабул иттем. Бәйгегә нигез салган мөхтәрәм затларга – «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысовка һәм газетабызның баш редакторы Резидә Мәхмүтовнага чиксез рәхмәтемне белдерәм. Каләм сүзен һәм милли кыйммәтләрне зурлаган мондый шәхесләр барда татар сүзе һәрвакыт югарыдан яңгырар, ә без, журналистлар, халыкка хезмәт итүдән беркайчан да туктамабыз».

Заһидә Нәбиуллина: «Минем иң эчемне пошырган әйбер – телне бозу, кайбер басмалар телне имгәтеп бетерәләр. Матур теллеләр дә бар, андыйларын шулкадәр яратам, кабат-кабат алып укыйм. Мин 53 ел газетада эшләдем. Минем өчен ул – йөрәк эше, күңел эше, нәрсә күрсәм дә язасы килеп тора. Резидә Мәхмүтовна шалтыратып, йоклап бара торган күңелне уятты. Ике төн йокламадым, уйландым, Иске Чаллы буйлап йөрдем. Мин үзем эшләгән вакыттагы вакыйгаларны кулланып яздым, алар беркая да юк. Ә үз шәһәреңне, аның тарихын белү бик кирәк. Конкурс өчен бик дөрес тема сайлагансыз!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: альфия когогина татмедиа газета илкүләм проектлар Чаллыга-400 «Чаллы икмәге» «Минем яраткан шәһәрем» Рафаэль Юнысов