«Шәһри Чаллы» пятачогын хезмәттәшләребез дә яктыртты
Бу юлы ул «Энтузиастлар» бульварында булды.
«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе коллективы 4нче ел инде пятачоклар уздыра. Быел редакция коллективы әлеге проект белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырылган «Күрше» республика бәйгесендә җиңү яулады.
24 июльдә «Шәһри Чаллы» пятачогы Энтузиастлар бульварын гөрләтте. 5000нән артык кешене башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, Үзәк район башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, «Шәһри Чаллы» газетасы редакторы, проект авторы Резидә Юсупова сәламләде.
Җырчылар Рөстәм, Люция, Айрат, Миләүшә Закирова, Хәния Фәрхинең туганы Миләүшә Гыйлемханова, баянчы Фәнилә Салихова халыкны җырлатты, биетте.
«Челнинские известия» газетасы пятачоктан репортаж бастырып чыгарды. Игътибарлары өчен хезмәттәшләребезгә, күрешеләребезгә рәхмәт. Киләсе пятачок 14 августта була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев