Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» редакторы Резидә Юсупова: «Ел башыннан үзгәрергә булдык!»

Газетаның җомга саны яңа форматта чыга башлады.

Яңа ел яңача, яңа планнар корып яши башлый торган вакыт. Быел 35 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк «Шәһри Чаллы»ның иң зур яңалыгы – җомга саны 24 битлек кушымта булып чыга башлады. «Пятачок» дип аталган яңа газетаны оештыру идеясе, мөмкинлекләре турында газетаның баш редакторы Резидә Юсупова белән сөйләштек.  
– Резидә Мәхмүтовна, бөтен җирдә кәгазь басмаларның хәле мөшкел, язылучы юк, почта тиешенчә эшләми диләр. Ә «Шәһри Чаллы», киресенчә, искиткеч саллы проектка алынып ята. Курыкмыйсызмы?
– ⁠Күз курка, кул эшли! Безнең болай да җомга кушымтасы бар иде инде. Хәзер газетаның форматын кечерәйтергә булдык – тотып укырга җайлырак булыр. Гадәттәге «Атна вакыйгалары» кушымтасы да булмаячак. Төп басым халыкчан темаларга – язмышлар, гыйбрәтле, резонанслы хәлләр, файдалы киңәшләргә, укучыларның фикерләренә булачак. 

– ⁠Кушымтаны «Пятачок» дип атагансыз. Өч ел дәвамында уздырган проектыгыз хөрмәтенәме? 
– ⁠Нәкь шулай. Аның тулы әйтелеше «Пятачок. Дуслар җыелган җирдә». Яңа газетабыз безне яраткан, бәяләгән дусларыбыз өчен. 

– ⁠Әлбәттә, бу вакыйга игътибарсыз калмас. «Ни өчен русча атадыгыз?» – диючеләргә ни диярсез?
– ⁠Дөресен генә әйткәндә, кушымтабызга исемне хәйран озак эзләдек, хәтта бәхәсләшеп беттек. Ахырда «Пятачок»ны сайладык. Соңгы елларда «Шәһри  Чаллы» шәһәр, «КАМАЗ» тарихына бәйле халыкчан проект белән күбрәк телгә алына, 30 елдан соң безгә, кечкенә генә татар газетасы коллективына, аны кабат торгызырга насыйп булды. Башта пятачокларны «Кичке уен», «Шәһри Чаллы кичләре» дип тә үзгәртеп карадык. Китмәде. Мөгаен, халык бу сүзне үзе сайлагангадыр. Әлбәттә, кайберәүләр социаль челтәрләрдә: «Дуңгыз борыны», – дип безне үртәп тә карады. Юк, сүз хайван турында бармый. «КАМАЗ» төзелешенә килгән татар яшьләре кыр-яланда төзелә башлаган шәһәрдә үкчә сыярлык ышык урын табып, күңел ача, аралаша-таныша торган җир булган ул пятачоклар.   

– ⁠Дөрестән дә, чын мәгънәсендә халыкчан проект булды бу. Узган ел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та пятачокларны хуплап: «Афәрин», «Шәһри Чаллы», –  дип язып чыкты. Күңелегез булгандыр? 
– ⁠Ул бит бу сүзләрне нәкъ без исем эзләп җәфаланганда әйтте. Дөресе шул – мондый масштаблы, даими халыкчан проект бер җирдә дә юк әле ул. Ел ахырында Казанның мәдәният җитәкчеләре татарча проектлар эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда: «Ни өчен Казанда Чаллыдагы сыман пятачоклар оештыра алмыйбыз?!»  – дип баш ваттылар. Мин беләм, «ТАТМЕДИА» җитәкчеләре аны эшләп карады – барып чыкмады. Минем әлеге проектның авторы буларак, фикерем шундый – Чаллыда «Пятачок»ның тарихи эзе бар. Данлыклы автогигант төзүчеләрнең яшьлеге шунда үткән. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, ул чорда гаилә коручыларның 80 проценты пятачокларда танышкан. Һәм тагын бер, бәлки, иң төп күрсәткеч – «Шәһри Чаллы» коллективының чын күңелдән аңлап, яратып бу проектка алынуы. Безнең бюджет оешмаларындагы сыман матди мөмкинлекләребез дә юк. Әмма безнең халыкка якын булырга теләвебезне хуплаган күпсанлы дусларыбыз бар. Өч ел эчендә нинди генә популяр артистлар килмәде пятачокка! Безнең үзебез кебек үк хисләр белән янган алып баручыларыбыз – Илнур Гомәров, Резидә Ганиева, тавыш режиссёрыбыз Илсур Нәбиуллин бар. Быел пятачоклар тагын да кызыклырак булачак.

– Узган ел «Шәһри Чаллы» коллективында да үзгәрешләр булды дип беләбез. Укучыларыбызга да кызык булыр редакциянең эчке тормышы. 
– Җитди дә, күңелле дә үзгәрешләр инде алар. Ел ахырында газетабыз белән хезмәттәшлек итүче журналист Алинә Баһаветдинованың улы туды. Аннары журналистиканың тәмен белеп кенә эшли башлаган булдыклы кызларыбыз Айзирә Имамова белән Гөлия Ибатуллина икесе берьюлы декретка китеп бардылар. Тормыш бертөрле генә бармый бит – җаваплы редакторыбыз Лариса Васильева да һөнәрен калдырып торырга карар кылды. Бик зур сынау булды безнең өчен. Тик рухи ныклык коткарды: газетага язылуга да, эшебезнең сыйфатына да хилафлык китермәдек. Редакция эчендә яшерен тавыш биреп, иң яхшы журналистларны билгеләгән идек. Җиңүчеләрнең берсе Сәрия Гарипова – атаклы Рабит Батулланың туганнан-туган сеңлесе, журналистикада очраклы кеше түгел, һәм Зөлфия Галимова –  бөтен гомерен «Шәһри Чаллы» газетасына багышлаган фидакяр хезмәткәребез. Мин горурланып әйтәм, «Шәһри Чаллы» газетасы бүген бик көчле матбугат үзәге. Газетадан тыш 60 меңгә якын подписчикны берләштергән социаль челтәрләребез, «ТАТМЕДИА» басмалары рейтингында алдынгы урыннарда барган сайтыбыз бар. Безгә һичшиксез бу позицияләрне сакларга кирәк. 

– «Пятачок»ның нинди сәхифәләре булачак? 
– Берсен генә әйтәм – Дуслар турындагысын. Безнең һәркайсыбызның дус- ише бар. Шулар белән гомер кичәбез. Дус булып та йөрәктә төзәлмәс яра калдыручылар да бар. Менә шул турыда укучыларыбызның язмаларына ел башыннан ук бәйге игьлан итәбез. Нәтиҗәләре август аенда «Шәһри Чаллы»ның 35 еллык юбилеен бәйрәмендә билгеле булачак. Мин «Шәһри Чаллы» укучыларын Чын күңелемнән Яңа ел белән котлыйм. Имин, уңышлы ел булсын! Телебезгә, милләтебезгә хөрмәт күрсәтүдә хәлиткеч ел булсын!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев