Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы»дан – Пятачок Сабан туе»!

Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана.

«Шәһри Чаллы» 6 июль көнне кабат барыбызны да Җиңү паркына «Шәһри Чаллы»дан – Пятачок Сабан туе»на чакыра. Җырлар, уеннар, сюрпризлар булачак һәм, әлбәттә, дәртле биюләр! Безнең белән бәйрәм итәргә Чаллы йолдызлары Габидулла Хөрмәтуллин, Сәрия Нәбиуллина, Зөләйха Минһаҗева, Резидә Ганиева, Илнур Гомәров киләчәк. Казаннан Илзидә Госман һәм җырлы гаилә Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанованың да килүе көтелә. Билгеле, иң матур җырларын бүләк итәчәк алар. Ул гына да түгел, йолдызлар төрле уеннарда – чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, сулы тазда биюдә иң актив катнашучыларны билгеләячәк, җиңүчеләргә Сабан туе бүләкләрен тапшырачак!

Бәйрәмгә рәхим итегез! Гадәттәгечә, 18.00 сәгатьтә башлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм пятачок