«Шәһри Чаллы»ның элеккеге хезмәткәре вафат
Аңа 65 яшь иде.
Бүген иртән кайгылы хәбәр килеп иреште. "Шәһри Чаллы" газетасының элеккеге операторы, верстка ясаучысы Сиринә Гомәрова вафат булды. Без Гөлчәчәк Хәмидуллина, Әсхәт Мәмәтов, Рафис Могыйнов һәм мин редакциягә 1992 елның августында эшкә килгән идек. Сиринә Гомәрова 1993 елда редакциягә килде. Ул Гөлчәчәк апа белән без язганнарны матур итеп газета битләренә урнаштырды. Лаеклы ялга киткәнче, 2016 елга кадәр "Шәһри Чаллы"да эшләде. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Сиринә Гомәрова "Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" исеменә лаек булды.
Соңгы елларда ислам дине каннуннары буенча яшәде. Сиринә апа әнисен тәрбияләп соңгы юлга озатты. Бу югалтуны бик авыр кичерде. Үзе исә яман чир белән көрәште. Бүген төнлә ул мәңгелеккә күзләрен йомды. Аның белән хушлашу 21 апрельдә "Тәүбә" мәчете янында булды.
Сиринә Нурулла кызы үзенең васыяте буенча Зәй районы Кәрәкәс авылында җирләнде.
Мәрхүмәнең ире, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Сиринә апаның урыннары җәннәттә булсын. Аның истәлеге безнең күңелләребездә сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев