Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укытучы Алия Зарипова: «Хәрби операциядәге ирем сайлауларны калдырма», - дип киңәш итте

“Бүгенге көндә без халык ышанычлыларының ярдәмен тоеп яшибез».

Бүген җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау үтә. Көндезге уникегә алынган мәгълүматлар буенча, Чаллыда 29,5 процент сайлаучы тавыш биргән. Алар арасында 52нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алия Зарипова да бар.

“Укытучыларга хас төгәллек һәм җаваплылык белән иртүк килеп тавыш бирдем. Хәзерге вакытта махсус хәрбия операциядә катнашучы ирем дә сайлауларга барып, депутатлар өчен тавыш бир, дип киңәш итте. Чөнки бүгенге көндә без халык ышанычлыларының ярдәмен тоеп яшибез. Хәрбиләр гаиләләренә каралган ташлмалардан, өстенлекләрдән файдаланабыз. 2 сыйныфта укучы кызыбыз мәктәптә бушка туклана, түгәрәкләрдә дә түләүсез шөгыльләнә. Монныш тыш без бергәләп төрле мәдәни чараларга да йөрибез. Хөкүмәтебезгә, депутатларга безне шулай кайгыртып торганнары өчен рәхмәт. Алга таба да ярдәмнәреннән ташламаслар дип өметләнеп, тавыш бирәбез”, - ди шәһәрдәшебез. 
 

Мәгълүм булганча, Алия ханымның тормыш иптәше Айнур Зарипов 2022 елның сентябрендә иң беренче йөз кешелек төркем арасында махсус хәрби операциягә китә. Бүгенге көндә дә ул ил сагында Ватан алдындагы бурычын үти. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев