Чаллылыларны бозлавык һәм һава температурасының түбәнәюе турында кисәтәләр
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык көтелә. Синоптиклар фаразларына караганда, Чаллыда аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән бераз кар. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -3..-6˚. Һаваның максималь температурасы көндез 0..-4˚. Алдагы көннәрдә дә салкын һава торышы сакланачак.
Нет комментариев