Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сальмонеллёз табылган кафеда медосмотр үтмичә эшләүчеләр булган

Чаллының баш санитар табибы әйтүенчә, кафе хезмәткәрләре эшкә чирле килеш йөргән.

"Инфекция ризыкка күчкән", - диде шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев бүген үткәрелгән матбугат конференциясендә. Нәтиҗәдә, кафеда ашаган 9 кеше хастаханәгә эләкте. Аларда сальмонеллёз ачыкланды. 

- Кафеда эшләүче 19 хезмәткәрне тикшердек. 7сендә сальмонелла таякчыгы ачыкланды. Берсе ул вакытта хастаханәгә эләккән иде. Коллективны эштән азат иттек. Кафены ябуны сорап судка шикаять белән чыктык, - ди Илгизәр Бариев.

Исегезгә төшерәбез, 24 мартта Чаллы суды  "Рокнроллы" суши-барын ябарга дигән карар чыгарды. Тынычлык проспекты буенча урнашкан кафе 90 көн дәвамында эшләмәячәк. (Тулырак монда язылган)  

Роспотребнадзор белгечләре кафеда суыткычта сакланучы азык-төлекне, пешкән ризыкларны да тикшергәннәр. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр үтәлүенә игътибар иткәннәр. Нәтиҗәдә, 10 пункт буенча кагыйдә бозу ачыкланган. 

"Чи азык-төлек пешкәне белән кушылган иде. Кагыйдә буенча алай булырга тиеш түгел. Йомырка тәбәсен пешерү буенча инструкцияләре дә юк. Хезмәткәрләрнең санитар китапчыкларында кайбер инфекцияләргә тикшеренү үтү турында язмалары да юк. Берсе берсе бөтенләй медосмотр үтмичә эшләп йөргән, - ди ТР Роспортребнадзор идарәсенең Чаллыдагы бүлеге җитәкчесе. 

Шунысы аяныч, шәһәрнең күп кенә кафе-рестораннары санитар нормаларны үтәми икән. Бу көтмәгәндә тикшерү белән чыкканда ачыклана. 

- Кайнар сулары булмый, я бөтенләй сусыз эшләргә мөмкиннәр. Шуны аңларга кирәк: су булмаса, туклану учреждениесе гомумән эшләргә тиеш түгел. Дезинфекция чаралары турында әйтеп тә торасы юк. Кафега килгән һәр кеше артыннан өстәлне яхшылап сөртергә кирәк, - ди Илгизәр Бариев. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кафе

2
X