Салым буенча бурычың бармы? Эшкә алмаячаклар!
Мондый тәҗрибә илнең башка төбәкләренә эшләп килә икән инде. Бездә дә шушыңа тукталырга булганнар.
Ә тукталмый мөмкин түгел. Юридик берәмлекләрнең дә, аерым кешеләрнең дә салым буенча коточкыч зур бурычлары җыелган. Мәсәлән, Уфаның Торак-файдалану идарәләренең — 463 миллион сум, ә банкрот дип игълан ителгән ЖЭУларның 548 миллион сум бурычы бар.
Башкалада яшәүче 5 мең кеше салым буенча бурычлы. Аларның намусын уяту максатында эшкә алганда һәм хезмәт казанышлары өчен бүләкләгәндә бурычлары булу-булмауны искә алырга тәкъдим итәләр.
Уфа мэры бу идеягә уңай карашта икән.
https://kiziltan.ru/budni/15968-salym-buencha-burychy-barmy-eshk-almayachaklar.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев