Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Шарда экскурсияләр тыелды

Чаллыда аэростат хуҗасын административ җаваплылыкка тарттылар

Кама транспорт прокуратурасы һава транспортын имин эксплуатацияләү өлкәсендә законнар үтәлешен тикшерә. Интернет челтәре мониторингы барышында Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләре өстендәге һава шарында (аэростатта) очышлар - түләүле экскурсия хезмәтләре күрсәтү турында реклама белдерүенә юлыгалар.  Прокуратура аэростат хуҗасының очышларны уздыру өчен эксплуатант сертификаты булмавын ачыклаган. Бу кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч. Тикшерү нәтиҗәсендә эшмәкәр административ җаваплылыкка тартылган, хезмәт күрсәтү турындагы игълан интернеттан алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев