Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Шәргыя Фәтхиева: «КАМАЗны төзегәндә кинога төштек»

Шәргыя Фәтхиева белән Чаллыдагы беренче пятачокларда катнашкан вакытларын, «КАМАЗ» төзергә килгән елларын искә алыр өчен очраштык.

Шәргыя Фәтхиеваны «Шәһри Чаллы»дан – «пятачок»ның җанатары дияргә була. Ул бу кичәләрнең берсен дә калдырмый йөри. Быел җәй бию бәйгесендә дә катнашты, бу хакта газетабызда да язган идек. Аның «Чабата» биегән видеосын ВКонтакте төркемебездә 25 меңнән артык кеше карады. Бу юлы исә без шәһәрдәшебез белән Чаллыдагы беренче пятачокларда катнашкан вакытларын, «КАМАЗ» төзергә килгән елларын искә алыр өчен очраштык. 

Шәргыя Фәтхиева Казанда тегү фабрикасында эшли. Комсомолның гөрләп торган чагы, ул – комсорг.  
– 1980 елның июнендә цех начальнигы кереп игълан ясады.  «Чаллыда «КАМАЗ» заводының икенче чыгарылышына өстәмә көчләр, яшьләр кирәк, комсомол бригадасы җыялар. Барырга теләүчеләр яныма керегез», – диде. Ә ник әле бармаска, үземне сынап карамаска, дип уйладым. Яшь чагым. Чаллыда өстәвенә апам да яши. Александра Александровна янына кердем. «Мин сине җибәрмим», – ди. 5нче разряд запасница идем. Ул чорда андый юллама белән киткәндә эш урыны сакланып кала. 8 айлап, бер еллап эшлисе. Сөйләшә торгач, «Ярар, син барыбер үз сүзеңдә торасың, барып эшләп кайт инде, тик анда калма» – диде.  

Автогигант төзелешенә килгән яшьләрне  «отряд тысячников» дип аталган төркемгә туплыйлар. Шәргыя ханым да шулар рәтендә. Чаллыга автобусларга утырып киләләр. Кызларны яңа шәһәрдәге 2/02 йортына «малосемейка»га,  егетләрне – 30/11 йортына, «Океан» кибете өстендәге башняга урнаштыралар. 
– Танышып, дуслашып беттек. Комендантыбыз Татьяна Митрофанова иде. (Күп еллар үткәч, без аның белән тагын очраштык, ул 50нче комплексның ТОС рәисе булып эшләде) Без 6 кызны өч бүлмәле фатирның залына керттеләр. Сиртмәле тимер караватлар куелган иде. Икенче бүлмәләрдә – ике гаилә. Барысы 12 кеше. Арабызда казах кызы да, чуаш кызы да бар иде, төрле милләтләр җыелган. Кысан булса да, тату яшәдек.
4нче ССУга(махсуслаштырылган төзелеш идарәсе) эшкә урнаштык. Бригадаларга бүлделәр. Безнең җитәкче – Лидия Костричкина иде. Аның белән соңыннан да озак еллар аралаштык. Казаннан кунакка кайтканда да керә идем янына. Остазым да, киңәшчем дә булды. 
       Шәргыя ханымның бригадасы кою заводында тимер плитәләрдән идән җәя. Алар белән бергә солдатлар да эшли. Орловка поселогы янындагы махсус мәктәпнең (хәзер анда А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Чаллы филиалы урнашкан), «Чулпан» кинотеатрының (хәзерге шәһәр тарихы музее) түбәләрен дә ябалар алар. Күпчелек Автосборочный заводта эшлиләр.  

– Эш бүленгән – кемдер измә әзерли, кемдер җәя, кемдер гудрон агыза, кемдер плитәләр куя. Баштарак мәлдә ярдәм иттеләр, өйрәттеләр, яныбызда өйрәтеп тордылар, аннары – үзебез. Хәзерге акылым белән уйлыйм, авыр булгандыр инде, тик яшьлек белән сизелмәде. Бригадаларыбызда  талантлы кешеләр күп иде. Ул Лидия Петровнаның җырлап җибәрүе үзе генә дә ни тора иде! Әйтерсең атаклы артист. Уен-көлке, төрле хәлләр сөйләшә-сөйләшә эшли идек.
Яшьләр җыелган җирдә мәхәббәтсез буламени, бер-бер артлы туйлар гөрли. Алар бригадасындагы кыз да шулай үз ярын очратып, Чаллыда кала. Әңгәмәдәшемнең шул чордагы тагын бер якты, кызыклы хәтирәсе дә туй белән бәйле. 
– Ул елны «Мосфильм» Чаллы һәм «КАМАЗ» турында «Коней на переправе не меняют» (Кичүдә атларны алыштырмыйлар) фильмын төшерде. Дөрес, мин төп геройлар бригадасында түгел идем, шулай да массовкаларда катнаштык. Аннары карадым, ул кадрлар фильмда бар, кисмәгәннәр. Туй машинасы үтә һәм шул вакытта завод түбәсеннән без – яшьләр карап торабыз. 
Аннары тагын бер хәтирә – көз көне Тукай районы Куады авылына бәрәңге алырга җибәрделәр. Яхшы эшләдек. Безнең хакта «Знамя коммунизма» газетасына журналист Малькевич хәтта язма әзерләде. Мин аны кисеп алып фотоальбомга ябыштырдым, ул әле дә шунда саклана.  

Таныш булмаган шәһәрдә  адашып йөргәннәрен дә көлеп искә ала әңгәмәдәшем. 
– Без бит Казанда урам эзләргә өйрәнгән, ә монда – комплекс. Бервакыт шулай миңа 2/07 йортын табарга кирәк иде. Берсеннән сорыйм – тегендә барырга куша, икенчесенә әйтсәң, капма-каршы якка күрсәтә. Берничә көн интегеп эзләдек без моны, таба алмадык. Берсендә комендантыбыз Татьяна Митрофановна эшнең нәрсәдә икәнен белде дә үземне кочаклап балкон тәрәзәсе янына алып килде. «Әнә теге йортны күрәсеңме», – ди. Эзләгән йорт каршыбызда гына булган икән.   
«КАМАЗ» төзергә илнең төрле почмакларыннан килгән яшьләр кичләрен  җыелышып, «Гренада» паркына, Шишкин бульварына  пятачокларга йөри. Анда гармун көе ишетелә, берәүләр кушылып җырлый, берәүләр рәхәтләнеп бии.  
– Аннары җәяү, урамнан җырлый-җырлый кайта идек, бернинди тыю, кисәтү ясау юк, дип искә ала Шәргыя ханым. Шунысына да игътибар итә идек – Чаллы күзгә күренеп үсте. Гөмбә урманда ничек тиз үссә, басуда йортлар да шулай калкып чыкты. Без килгәндә әле Сидоровкада вагончиклардан торган авыл бар иде, ни арада аны яңа, заманча  комплекс алыштырды?! Ул өй туйларының күплеге! Урамда күпме карама – кемдер матрас күтәргән, кемдер урындык. Алар өчен сөенәсең. Үзләре төзегән өйгә яшәргә керәләр бит алар. 

Эш вакыты төгәлләнгәч, Шәргыя Фәтхиева кире Казанга кайта. Анда фабрикада бераз эшләгәч, гражданнар авиациясендә эшләргә кызыга. Шул юнәлештә укырга керә. Шул елны тормышка чыга, тик тормыш иптәшенең  Казанга киләсе килми. Юллама алган әңгәмәдәшем Чаллыга кайта һәм 31 ел «Бигеш» һава аланында агент булып эшли. Самолетларны карап торучы техник хезмәткәрләрне аэропортның «моторы», ә агентларын «йөрәге» дип атаганнар. Шәргыя ханым күп еллар дәрәҗәле кунакларны каршы алып, багажларын кабул итеп, билетларын теркәп, самолетка озату белән шөгыльләнә. Ул ТРның атказанган транспорт хезмәткәре.  

– Монда килгәнемә үкенмим. Чаллының иркен урамнарыннан, яңа, танып та булмаслык, кичләрен аеруча матур комплекслары яныннан үткәндә горурланып, «Бу шәһәрне төзүгә минем дә өлешем кергән бит» дип уйлап куям.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без КАМАЗны төзедек