Чаллы мэры шартлау булган 38/15 йортын килеп карады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры шартлау булган 38/15 йортын килеп карады

Әлегә 17 катлы йортта яшәүчеләр, лифтлар эштән чыгу сәбәпле, фатирларына җәяү менәргә мәҗбүр.

Шартлау булган 38/15 йортына бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев килде. Ул фаҗига булган 10нчы каттагы фатирга менеп, аны карап чыкты. 

“Шартлау шактый көчле булган. Аның дулкыны белән ишек-тәрәзәләр чыгып очкан. Аларны һичшиксез алыштырырга кирәк булачак. Тулы экспертиза үткәреп, тиз арада ремонт эшләренә керешәчәкбез. Шартлау аркасында зыян күргән 10нчы катта яшәүчеләрнең барысына да ярдәм күрсәтеләчәк”, - диде мэр.

Мәгълүм булганча, хуҗалары бу фатирны 21 яшьлек егеткә вакытлыча файдалануга (съём) биргән булган. Ир-ат Тукай районыннан килеп, шәһәр предприятиеләренең берсендә эшләгән. Хезмәт урынында яхшы исәптә торган, аена якынча 60 мең сум акча алып барган. 

Фаҗига булыр алдыннан ул абыйсына үз-үзенә кул салырга теләве хакында сөйләгән. Фаразлар буенча, шартлатасы петарданы ул почта аша кайтарткан. (Бу хакта монда яздык).

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев та: "Әлегә бу фаҗига суицид очрагы буларак карала. Тулы һәм төгәл җавапны безгә барлык тикшерү чаралары үткәрелгәннән соң хокук сакчылары бирәчәк”, - дип белдерде.

Шунысы да мәгълүм: кичәге шартлау нәтиҗәсендә 38/15 йортының лифтлары да эштән чыккан, ишекләре җимерелгән. Хезмәт күрсәтүче предприятие вәкиле әйтүенчә, иртәгә иртәнгә ул эшли башлаячак. Бүген 16 катлы йортта яшәүчеләр җәяү йөрергә мәҗбүр.


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев