Шахмат – мәктәпләрдә мәҗбүри предмет?
Ишеттегезме?
РФ Иҗтимагый палата секретаре урынбасары Владислав Гриб шахмат уйнауны мәҗбүри мәктәп программасына кертү тәкъдиме белән чыкты. Аның әйтүенчә, укыту чорында логик һәм стратегик фикерләүне үстерү аеруча мөһим.
Гриб бу эшне этаплап башкарырга тәкъдим итте: башта факультатив буларак, аннары аларны мәҗбүри рәвештә өйрәтергә.
Сүз уңаеннан, шахмат кайбер илләрдә мәҗбүри мәктәп программасына кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев