Сайлау -2020.Чаллыда мобил сайлау участоклары эшли башлады
11 һәм 12 сентябрь көннәрендә 8:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр торак йортлар ишегалларында мобиль сайлау участоклары эшләячәк.
2020 елның 11, 12, 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең дүртенче чакырылыш Шәһәр Советына депутатларны сайлау була.
Сайлаучыларның сәламәтлеген саклау өчен шартлар тудыру максатыннан, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә йорт яны территорияләрендә һәм гомуми файдаланудагы урыннарда алдан тавыш бирүне оештыру турында Карар кабул ителде.
11 һәм 12 сентябрь көннәрендә 8:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр торак йортлар ишегалларында мобиль сайлау участоклары эшләячәк. 14:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр стационар участокларда тавыш бирергә мөмкин.
2164 нче сайлау участогы рәисе Сибгатуллин Ирек әйтүенчә, сайлауга шәһәрдәшләребез бик теләп килә.
“Без әле ачылырга да җитешмәдек, инде халык җыела башлады. Шунысында әйтергә кирәк, хәзерге вакытта, күбрәк өлкән яшьтәгеләр килә. Бу яшьләрнең эштә, укуда булуы белән бәйледер дип уйлыйм”,- ди рәис
Әлеге сайлау участогында барлык санитар таләпләр дә үтәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев