Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сергей Когогин: “Без республикабызның социаль-икътисади үсеше өчен тавыш бирәбез”

«Бүген без республикабызның киләчәген билгелибез», - ди җитәкче.

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда үз тавышын бирде. Гражданлык бурычын ул 46нчы мәктәптә урнашкан сайлау участогында үтәде. 

“Әлеге сәяси чарадан сайлау хокукына ия бер генә кеше дә читтә калырга тиеш түгел. Без бит республикабызның социаль-икътисади үсеше, оешма предприятиеләрнең тотрыклы эшчәнлеге, яңа проектлар өчен тавыш бирәбез. Җирлегебезнең, илебезнең киләчәген билгелибез”, - диде җитәкче.

15:00 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда 48,7 процент кеше тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев