Яңалыклар тасмасы

Шифаханәне проектлау башланды

Чаллыда 5нче шәһәр шифаханәсенең яңа бинасын проектлау эшләре башланды.

«Объект Чулман проспектында яңа төзелә торган мәктәп белән ипподром арасындагы 6 га мәйданда сафка басачак. Бүгенге көндә техник бирем буенча мәгълүматлар җыела.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр мэры мөрәҗәгатеннән соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хастаханәнең яңа бинасын проектлау өчен финанслар бүлеп бирү бурычын куйды.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


проект

Нет комментариев