Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдә вакцинация дәвам итә

Хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә, гадәттәгечә, беренче булып Роспотребнадзорның Чаллы идарәсе башлыгы Илгизәр Бариев чыгыш ясады.

Шәһәрдә коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 5465 очрагы теркәлгән. Бу – 100 мең кешегә 1040 очрак дигән сүз. Ул республикадагы күрсәткечтән 3,5%ка түбән. Әмма коронавируска бәйле вәзгыять киеренке булып кала бирә. Бүгенге көндә Чаллыда 234 кеше табиблар күзәтүе астында дәвалана. 
Узган атнада ковидка каршы санитар-эпидемиологик чараларны үтәмәүчеләрне ачыклау максатыннан, 20 предприятие һәм оешма тикшерелгән. Аларның 12сендә кагыйдәләрне бозу очраклары табылган. 3сен административ җаваплылыкка тарту өчен документлар әзерләнә. 
Казанга ТР Президенты чыршысына баручы балалар белән дә эш алып барыла. Укучыларны озатып баручылар арасында профилактика чаралары уздырылачак. Шулай ук Яңа ел бәйрәмнәре үтә торган мәгариф, мәдәният учреждениеләре махсус матдәләр белән зарарсызландырылачак. Бәйрәмнәрдә канун буенча расланган барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлергә тиеш. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлергә тиешлеген искәртте. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев коронавируска каршы вакцина ясату дәвам итүен белдерде. Шәһәрдә 264 300 доза вакцина бар. Бүгенге көндә вакцинаның беренче компонетын – 255 687, икенчесен 194120 кеше алган. Мобиль төркемнәр предприятие 1әм оешмаларга вакцинаны барып та ясый.
13 декабрьдән 5нче шәһәр хастаханәсе гадәти эш режимына күчә. «Әмма анда ихтыяҗдан чыгып, ковидка каршы урыннар булдыру мөмкинлеге сакланачак», – диде җитәкче. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация