Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Шәһри Чаллы" пятачокка чакыра!

Хәтерлисезме, элек Чаллы яшьләре җәйге кичләрдә “пятачок”ларга җыелып күңел ача иде. Ах, ул дәртле гармун тавышлары, җырлар, биюләр...

Иң матур күлмәкләрен киеп килгән кызлар әйләнгәндә, яшь егетләр күзләрен дә алалмый, күңелләре кузгала. Аннары тулай торакка  беренче озата кайтулар, мәхәббәт, кавышулар...

Бүген дә шул “пятачок”лар белән бәйле яшьлек хатирәләрен сагынып яшәүчеләр бар. Сез ул кичке уеннарны кайтарыр идегезме? Безнең белән уртаклашыгыз әле: +7-937-57-555-20

Ул гына да түгел, “Шәһри Чаллы”ның  шәп яңалыгы бар: 20 май көнне 18 сәгатьтә “пятачок” оештырачакбыз. Анда 80-90 елларда кичке уеннарны “тоткан” гармунчы егетләр дә булачак.

Ә 11 май көнне 9.00да “Күңел” радиосында  “Шәһри Чаллы” редакторы Резидә Юсупова, атаклы гармунчылар Илдус Һадиев, Рәшит Шиһапов туры эфирда “пятачок”ларны искә төшереп, яңа проектны тәкъдим итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев