«Сикереп-сикереп биегәч салкында да өшетмәде» (Фотолар)
Энтузиастлар бульварында чираттагы «Пятачок» гөрләде.
Чаллының Энтузиастлар бульварында «Шәһри Чаллы»дан - «Кышкы Пятачок»ның чираттагысы узды. Көн шактый салкын булуына карамастан «Пятачог»ыбызның йөзләгән фанатлары бу юлы да безнең белән булды. Алар арасында «Пятачок»ларның "йөзенә" әйләнгән, һәр чараны зарыгып көтеп торучы тугры дусларыбыз Саимә Логинова, Рәмзия Садыйкова, Роза Кузьмина, Зөләйха Минһаҗева бар иде.

Традициягә тугры калып бу юлы да «Пятачок» Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров башкаруындагы "Эх Пятачоклары..." җыры белән башланып китте.
Аннары «Пятачок» сәхнәсенә яшь, талантлы җырчы, скрипкачы Хәят чыгып үзенең иң матур җырларын башкарды. Гадәттәгечә, җырчылар татар биюен иң оста биючене сайладылар. Хәят бүгенге «Пятачок»ның иң яшь катнашучысын иң яхшы биюче дип тапты. Ул - 1 нче сыйныф укучысы Виктория Краева. Аңа "Шәһри Чаллы" газетасының баш редакторы Резидә Юсупова ике пиццага сертификат тапшырды.
Резидә Мәхмүтовна кышкы салкын кичтә безнең чарага килгән шәһәрдәшләргә рәхмәт әйтте. "ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициатиавасы белән шәһәрдә ишегаллары, иҗтимагый киңлекләр оештырылды. Аларда халыкның ялын файдалы һәм күңелле уздыру максатыннан «Күрше» республика бәйгесе үтте. «Шәһри Чаллы» анда катнашып җиңде. Без шул урыннарда «Пятачок»лар уздырып шәһәрдәшләрне ял иттерергә
булдык. Рәхәтләнеп биеп, гаиләләрегезгә күтәренке кәеф, җылылык алып кайтыгыз", - диде ул.

Алып баручылар Резидә Ганиева белән Илнур Гомәров сәхнәгә бер-бер артлы җырчыларны чыгарды.
Татарстанның атказанган артисты, затлы җырчы Алмаз Ишморатов үзенең мәгънәле җырларын башкарды. Ул җыр гына түгел, Пятачокка үзе ясаган гармун рәвешендәге магнитлар да алып килгән. "Шәһри Чаллы" «Пятачок»лары популярлаша бара, халык аны көтеп ала. Бу проектның киләчәге зур", - ди җырчы дустыбыз. Ул сайлаган оста биюче һәр Пятачокка дуслары белән йөрүче Башкортостанның Тәтешле районы кызы Сирень Хаметова. Ул да пиццага сертификат һәм Алмаз Ишморатов ясаган магнит белән бүләкләнде.

Чаллы халкы «Пятачок»ның махсус кунагы - 1990нчы елларда популяр булган җырчы, автор-башкаручы Гайфулла Авзаловны алкышлап каршы алды. Гайфулла исә "Килмә, килмә йөремә", "Ландышлар" кебек хитлары белән беррәттән өр-яңа җырларын да алып килгән иде. Ул сайлаган оста биюче Аксубай районыннан Мәдинә Гыйльметдинова да иганәчеләребезнең бүләкләре тапшырылды.
«Пятачок»ка килүчеләр бу юлы да "Шәһри Чаллы" коллективына рәхмәт әйттеләр. "Пятачок "кыздырды", биегәч бер грамм да өшемәдек. Рәхәт булды", - диде очып-очып биегән Римма Шакирова.
«Пятачок»тан тулы язманы газетабызның киләсе саннарының берсеннән укырсыз. Видеороликларны социаль челтәрләребездән карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев