Скандинавия таяклары белән йөрергә чакыралар
Тулырак мәгълүмат 8-927-406-79-77 телефоны аша
Чаллының Яр буе һәм Гренада паркларында скандинавия таяклары белән йөрүләр дәвам итә. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләрне инструктор күнегүләрне дөрес башкарырга өйрәтә. Мондый спорт төре төрле яшьтәгеләр өчен дә туры килә.
Скандинавия таяклары белән йөрүнең сәламәтлек өчен файдасы зур. Саф һавада шөгыльләнү ябыгырга, кан әйләнешен яхшыртырга, организмны кислород белән тулыландырырга булыша, баш мие эшчәнлеге өчен, күңел күтеренкелеге өчен файдалы. Даими рәвештә скандинавия таяклары белән йөрү йокы туймаганлыкны, апатияне җиңәргә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев