«Мәхәббәт ФМ»ны кинотеатрда күрсәтәләр
Яңалыклар тасмасы

«Мәхәббәт ФМ»ны кинотеатрда күрсәтәләр

Яңа проект тормышка ашырыла.

Г.Камал театры директоры Илфир Якупов тамашачылар өчен мөһим яңалык җиткерде. 

«Тиздән минем туган шәһәрем Чаллыда репертурадан  төшеп калган спектакльләрне кинотеатрларда күрсәтә башлыйбыз», – диде.
Моның өчен театр ТР хөкүмәт ярдәме белән махсус җиһазлар алган иде. 

Репертуардагы архив һәм кайбер хәзерге спектакльләрне дә кинотеатрларда карап булачак. 

25 апрельдән  Россиянең 8 шәһәрендә, шул исәптән Чаллының «Синема 5» кинотеатрларында «Әлдермештән – Әлмәндәр», «Банкрот», «Мәхәббәт ФМ» спектакльләре күрсәтелә башлый.

Фото/Г.Камал театрыннан алынды
.
Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу мәдәният театр

Нет комментариев