Спорт мәйданчыгында имгәнгән кызны хастаханәдән чыгаралар
6 яшьлек кыз спорт мәйданчыгында имгәнгән иде.
Чаллының Мәләкәс арьягындагы бер йорт ишегалдында спорт мәйданчыгында егылып имгәнгән 6 яшьлек кызның хәле яхшыра. Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кызны хастаханәдән чыгарырга әзерләнәләр.
Исегезгә төшерәбез, кыз спорт мәйданчыгында егылып имгәнгән иде. Аны 2мартта авыр хәлдә республика балалар клиник хастаханәсенә алып киттеләр. Берара ул реанимациядә үпкәләрне ясалма җилләтү аппарты ярдәмендә генә сулады.
Баланың имгәнүе буенча җинаять эше кузгатылды.
Аны РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев