Студент кыз фотосессия вакытында һәлак булды
Фаҗига сәбәпләрен Тикшерү комитеты тикшерә.
Фаҗига Иркутск өлкәсе Усольск районында килеп чыга. 24 яшьлек кыз Усольск районы Халмушино авылында «Белые скалы»да фотога төшкән вакытта грунт ишелә. Һәм кыз 100 метр биеклектәге кыядан егылып төшә.
Урынга ашыгыч ярдәм хезмәте килә. Кыз медицина ярдәме машинасында вафат була.
Хокук саклау органнары тикшерү эшләре башлады. Фаҗиганың шартлары ачыклана, шаһитларынан сорау алына.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Фото Тикшерү комитетыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев