Су баскан «Притяжение» микрорайонында нинди чаралар күреләчәк?
Чаллы хакимияте бинасында гадәттән тыш хәл буенча комиссия утырышы узды.
Челна елгасының күтәрелүе "Притяжение" микрорайонында яшәүчеләрне борчуга салды. Йорт яны территорияләрен су басты. Мәктәп, балалар бакчаларына юл ябылды. Машиналар суда калды. Бу хакта монда яздык.
Чаллы хакимиятедә бүген гадәттән тыш хәл буенча комиссия утырышы узды. Челна елгасын агызып җибәрү өчен 6 метр чокыр казылуы, куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен күперне ябып торулары турында әйттеләр. Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов сәгать 11:00гә елга суының 40 см-га кимүен белдерде.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов күпер астында киртәләр урнаштырырга, су астында калган инженерлык челтәрләрне тикшерергә кушты.
Фото Чаллы хакимияте сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев