Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Суар посёлогы активисты: «Аена өчәр мең түлибез»

Посёлокта яшәүчеләр шәһәр хакимиятеннән ярдәм сорый.

Суар посёлогында яшәүчеләр канализация торбаларын үткәрүне сорый. Һәр йортта септиклар урнаштырылган. Аларны ай саен суыртып торырга кирәк. Бу исә зур чыгымнар таләп итә. 

«Септикларны суырту 3000-3500 сум тора. Кыйммәт бит! Суарда күпчелеге – пенсионерлар. Гаиләләре зур булганнар септикларын аена икешәр тапкыр чистарталар. Халык белән очрашуларда да бу хакта сөйләшәбез. Федераль программа кысаларында гына ясатсак инде, үз көчебез белән теләгебезгә ирешә алмаячакбыз. Зур акчалар таләп ителә», – ди ТОС рәисе Әнвәр Таһиров. 

Суарга газ, су кергән. 9нчы мәктәпкә һәм тубдиспансерга кадәр юл да салдылар, дип сөенә посёлок халкы. Суар юлларын да тәртипкә китерсеннәр иде дип сорыйлар.  

«Суарның 2 км үзәк урамына асфальт салдылар. Безнең бит башка урамнар да бар. Әйтик, 800 метр озынлыктагы Чыршылы. Ул бөтенләй таушалган хәлдә. Машиналар күп йөри торган юлларны тәртипкә салырга иде», – ди Әнвәр Таһиров. 
 

Фото «Суар» ТОСының рәсми төркеменнән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев