Суар посёлогы этләренә дә чират җитте
«Ветеринарлар машина белән килеп төштеләр», - ди ТОС рәисе Әнвәр Таһиров.
Суар посёлогы этләре дә хәзер чиплы. Чаллы ветеринария берләшмәсе белгечләре посёлокка үзләре чыкты. Бу көнне алар берьюлы ике эш башкарды. Чиплаштырудан тыш, эт-песиләргә котыру чиреннән вакцина да ясады.
«Ветеринарлар киләчәкләре турында миңа алдан хәбәр иттеләр. Мин исә посёлокның социаль челтәрләрдәге төркемендә бу хакта белдерү яздым. Белгечләр машина белән килеп төштеләр. Посёлокта яшәүчеләр хайваннарын күтәреп бер-бер артлы килә торды. Шул 30лап эт-песи булгандыр», – ди «Суар» ТОС рәисе Әнвәр Таһиров.
Исегезгә төшерәбез, 1 январьдан хуҗасы булган бөтен этләргә чип куя башладылар. Бу процедура мәҗбүри. Чип ярдәмендә этнең кушаматын, яшәү урынын, хәтта хуҗасының кем булуын белеп була. Мәгълүматлар дәүләт системасында саклана. Асрамага алынган этне җиңел генә урамга чыгарып ташлап булмаячак, дигән сүз. Шул рәвешле сукбай этләр саны киметергә тырышалар.
Этне җиңел генә урамга чыгарып ташлап булмаячак – этләргә чип кую турында тулырак монда яздык.
«Суар» ТОС рәисе Әнвәр Таһиров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев