Суд приставы хатын-кызга ярдәм күрсәтте
Яңалыклар тасмасы

Суд приставы хатын-кызга ярдәм күрсәтте

Ханым суд бинасы янында егылган булган.

Чаллыда суд приставы Азамат Хилаев суд бинасы янында карда яткан бер хатын-кызга ярдәм күрсәтте. Хатын-кызның хәле китеп егылган һәм ул кеше ярдәменнән башка тора алмаган. 

Пристав ашыгыч ярдәм бригадасын чакырган һәм табиблар килгәнче аның яныннан китмәгән.

Табиблар хатын-кызга ярдәм күрсәткәннәр һәм хастаханәгә алып киткәннәр.


судебные приставы суд ашыгыч ярдәм

Нет комментариев