Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суррогат әни Розалия Мәмәтова: «Бала тапкач реанимациягә эләктем»

Шушы көннәрдә ул өченче баласын тапты.

Кызчыкның буе 50 см, авырлыгы - 3100. Килешү буенча бала Минск шәһәрендә туды. Розалия Мәмәтова анда алдан барып табиблар белән танышты. Бала тапканчы шунда яшәде. 

Бала табып берничә көннән Розалия ханым туры эфирга чыкты. Анда ул баланы тапкач реанимациягә эләгүе турында сөйләде.

"Бала табыр вакыт җиткәч миндә маловодие диделәр. Бала табуны сузарга ярамый иде. Срок та 40 атна да 3 көн. Табибларга "пузырьны" тишәргә туры килде. Бик еш КТГ ясап тордылар. Һәм ниһаять бала дөньяга аваз салды. Миңа аны күрсәттеләр, күкрәгемә дә яткырдылар кебек хәтерлим. Әмма хәлем кисәк авыраю сәбәпле, барысы да томан эчендә. Миннән бик күп ниндидер җылылык акканы сизелде. Табиблар йөгерешә башлады. Анестезия ясадылар», - дип сөйләде суррогат әни.

Бәхеткә, ананың гомерен саклап кала алганнар. Розалия Мәмәтова инде йөри, ятып, хәтта утырып тора алуын әйтте. Бернинди шовлар, разрывлар булмады, ди ул.

Реанимациядән чыккач баланың био-әнисе һәм әтисе килеп аның хәлен белгән, рәхмәтләрен җиткергән. Кыз сары чәчле һәм озын аяклы булып туган. Сау-сәламәт.

"Мин аларны күреп сөендем. Чөнки алар миңа авырлы чакта бер тапкыр да шалтыратмады, бер дә сөйләшкән булмады. Бу аларның теләге, мин моны кабул итәм. Теләсәләр, шалтыратырга рөхсәт бирдем, сөйләшәселәре килсә, мин каршы түгел", - ди ул.

Мисал өчен, алдагы программа буенча ул бәхетле иткән Мәскәү гаиләсе әле дә Розалиягә шалтыратып тора икән.

"Мине тиздән чыгаралар. Мәскәүгә билет алынган. Алдагы гаилә минем бала тапканны белеп котлап шалтыратты һәм кунакка чакырды", - ди.

Сүз уңаеннан, Розалия моннан соң кешеләргә бала табып бирә алмыйм, дип моңая. Аның каравы алда планнары зурдан.

"Мин өч гаиләне бәхетле итә алдым. Бу минем күңелемә чиксез рәхәтлек бирә. Кызганыч, бүтән бала табып бирә алмыйм. Киңәшләрем белән булыша алам. Мөрәҗәгать иткән беркемне дә кире бормыйм. Минем әле үземнең дә бала алып кайтасым бар. Бу зур хыялым. Монысы минем 5нче тапкыр бала табуым булды. Алтынчысы тагын да авыррак булачак диде табиблар. Ярый әле башта уйлаганча өй шартларында тапмаганмын. Мине коткарып кала алмаган булырлар иде", - ди Розалия Мәмтова.

Суррогат әни шулай ук бик тә үз балаларын сагынуын әйтте. Кайткач аларны диңгезгә алып барырга сүз биргән. Сүздә торырга кирәк, ди әни кеше. Өченче тапкыр суррогат әни булган өчен биреләчәк акчага ул йорт сатып алырга хыяллана. Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр Розалия Мәмәтова малай табып, балалары белән яшәү шартларын яхшырткан иде. 2 бүлмәле фатир алды. Икенче тапкырында - машина. Суррогат әни булырга ул ире белән аерылышкач алынган. Аның кулында кечкенә 2 баласы калган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев