Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Светлана Пашкевич: “Ирем белән икәү солдатларга яшелчәләр киптерәбез”

Шәһәребез активистын изге гамәл кылуга нәрсә этәргән?

62 яшьлек шәһәрдәшебез Светлана Пашкевич узган ел улын СВОга озаткан. “Үз теләге белән китте. Февральдә 42 яше тула. Өйләнмәгән. Менә шундый карар кылды. Нишлисең? Кечкенә чагында әбием афәтле сугыш еллары, ачлык, югалтулар турында сөйли иде. Күрәсең, күңелендә сеңеп калган. Әби хакына барам диде”, - дип сөйли Светлана ханым. 

Борчыла ана, әмма шул ук вакытта горурлана да. "Ике көн элек улым Константинны Георгий кресты белән бүләкләделәр. Патриотизмы шашып тора”, - ди шәһәрдәш.  


Светлана ханым үзе дә бик актив. 30 ел буе ул “Өмет” үзәгендә эшләгән, физик мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләгән. Хәзер пенсиядә. Улы махсус хәрби операциягә киткәч, солдатларга ярдәм итә башлаган. 

“Башта “Своих не бросаем” төркемендә ярдәм итеп йөрдем. Ирем белән дарулар сатып алып илтә идек. Интернетта хәрбиләргә “коры ашлар” ясаучы “Вкус дома” төркеменә тап булдым. Минем дә катнашасым килде. Ирем белән яшелчәләр пешереп киптерә башладык. Башта үзебез сатып ала идек. Хәзер “Вкус дома” төркеменнән тәэмин итеп торалар. Бервакыт күпләп сарымсак бирделәр. Чермәсен дип, ирем белән тиз генә эшкәртеп бетердек. Өйдә нинди ис торганын белсәгез (көлә)", - ди шәһәрдәш.

Хәзер Светлана Пашкевич ярмалар белән эш итә. Перловка, дөге, карабодай пешереп киптерә. “Вкус дома” төркеме кызлары белән атнага бер тапкыр очрашып итле карабодай, гөмбә белән бәрәңге боламыгы, бавыр белән борчак боткасы һәм башка ашлар ясыйлар. 

“Коры ашлар” нәрсәсе белән аерыла? Алар хәрбиләр өчен уңайлы. Су салгач, бүртеп чыгып, тиз арада әзер булалар. Үзем дә гөмбә белән бәрәңге боламыгын, борчак боткасын ашап карадым. Тәмле. Бүрттергәч, зур порция килеп чыга. Солдатларга да ошый. Рәхмәт сүзләрен еш ишетәбез. Хәтта ялга кайтучылар килеп алалар”, - ди Светлана Григорьевна. 

Коры ашлар турында монда язган идек. 

Моннан тыш, шәһәрдәшебез хуш исле үләннәр кушып чәй пакетлары да ясый. Үләннәрне үзе бакчасында үстереп киптерә. 

“Улым Псков отрядында. Бу ашларны аңа да җибәрдем. “Әни, борчылма, безгә ярдәм килеп тора. Гуманитар ярдәмне мохтаҗ отрядларга җибәрергә тырышыгыз”, диде. Шулай итәбез дә. Кызлар белән тырышып эшлибез. Изгелек җирдә ятмый бит. Үзеңә яхшылык белән әйләнеп кайта. Дөресен генә әйткәндә, мин моны күңелем белән сизәм”, - ди әңгәмәдәш. 
 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев