Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

СВО ветераннарына – 7,2 млн сум

Бюджет чыгымнары күпме?

IV чакырылыш шәһәр  Советының соңгы сессиясендә Чаллы бюджетына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанас идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова бюджет параметрларын игълан итте. Аның әйтүенчә, бюджет керемнәре – 21 млрд 947 млн, чыгымнар 22 млрд 207 млн сум тәшкил итә. Аерма 2025 ел башында калган акчалар хисабына ябыла. 

11,8 млн сум акча – шәһәр Советына депутатлар сайлауга, СВО ветераннары Советына икенче ярты елда  7,2 млн сум акча  бирелә.

Бюджетта 18,5 млн сумлык бюджетара трансфертлар исәпкә алынды. 

Шәһәрнең төп финанс документына үзгәрешләр кертү турындагы карарны депутатлар бертавыштан кабул иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча сессия горсовета бюджет СВО