Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

СВО ветераны өчен эш урыны җиһазландыруга - 200 мең сум

«Хәрби операциядән кайткан ир-егетләр - игътибар үзәгендә булырга тиеш», - ди мэр.

Чаллыда СВО ветераны өчен эш урыны җиһазландыруга, ягъни аңа предприятиедә уңайлыклар тудыруга 200 мең сум акча бүленеп бирелә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Предприятиеләрнең бер өлеше хәрби операциядән кайткан ир-егетләр өчен урыннарны җайлаштыру белән шөгыльләнә башлаган. 

"Без Ватан алдында бурычын үтәүче ир-егетләребез өчен мораль һәм матди яктан да җаваплы. «Кайнар нокта»дан кайтучылар әкрен генә тыныч тормышка кереп китсен өчен бөтен көчебезне куярга тиеш. Эш белән тәэмин итү –шартларның берсе. Предприятиеләрнең бер өлеше СВОдан кайткан ир-егетләр белән эшли – алар өчен махсус эш урыннары әзерлиләр. Бу башкалар өчен дә үрнәк булырга тиеш», - дип белдерде мэр Наил Мәһдиев.

Чаллыда хәрби операциядән катнашучы һәм аларның гаиләләренә аерым игътибар бирелүен ассызыклады мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова. Алар өчен махсус вакансияләр ярминкәләре үткәрелә, СВОда катнашучылар арасыннан инвалидларны эшкә урнаштыру квотасы кысаларында эш урыннары булдырыла, эшсезләр өчен үз эшләрен ачу өчен 145,1 мең сум бүлеп бирелә. Шулай ук укыту, һөнәри ориентация, социаль адаптация һәм психологик ярдәм буенча дә хезмәт күрсәтелә. 

Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә 8 кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән. 7 кешене эшкә урнаштырганнар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев