СВО зонасына «тәгәрмәчле» ике мәчет җибәрделәр
Мобиль мәчеткә акчаны халык җыйды.
Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Батыр» батальоны имамына ике УАЗ (буханка) автомобиленең ачкычларын тапшырды. «Тәгәрмәчле» мәчетләр начар юллардан йөрү өчен яраклаштырылган. Салонда намаз уку өчен уңайлыклар бар. Идәннәре, диварлары тышланган, шамаилләр белән бизәлгән. Полктагы имамнар соравы буенча, кондиционерлар куелган. Кыйбла тарафын билгеләү өчен компаслар бар, дини гыйлем тупларга теләүчеләр китапханәдәге материал белән куллана ала.
Татарстан Диния назарәте хәбәр итүенчә, бер автомобиль бәясе миллион ярым сумга якын. Тагын 300 мең сумга якын акча кирәкле җиһазлар, әсбаплар өчен тотылган. Халык ярдәме белән ике шундый «буханка» хәрбиләргә озатылган. Әлеге максатларга акча җыю туктатылган.
Фотолар ТР мөселманнары Диния Нәзарәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев