Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә Чаллыда нинди ярдәм күрсәтелә?

Белә идегезме?

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре РФ Социаль фонды ярдәм чараларының комплексыннан файдаланырга хокуклы. ТР буенча Россия Социаль фонды бүлеге 20 дән артык төрдәге ярдәм чарасын гамәлгә ашыра, алар арасында пенсия белән тәэмин итү, түләүләр билгеләү һәм реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү бар. Күпчелек чаралар тиешле дәүләт органнарыннан алына торган белешмәләр нигезендә проактив форматта, ягъни гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелә.
Социаль фонд хәрби хезмәткәрләрнең үзләренә генә түгел, аларның гаилә әгъзаларына да ярдәм күрсәтә. Аерым алганда, балаларга бердәм пособие билгеләү өчен гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен бәяләгәндә, мобилизацияләнгән ата-ананың керемнәре исәпкә алынмый.
Мобилизацияләнүче гаиләсендә 3 яшькә кадәрге бала булган очракта, аның хатыны бердәм пособиегә, өстәмә итеп чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрнең баласына түләнә торган, айлык пособие алырга хокуклы. Хәрбинең авырлы хатынына шулай ук бер тапкыр бирелә торган махсус түләү билгеләнә.
СВОда катнашучылар өчен пенсия белән тәэмин итүнең махсус шартлары гамәлдә. Мобилизация буенча чакырылган гражданнарның һәм хәрби операциядә үз теләкләре белән катнашучыларның СВОда катнашу чоры иминият стажына икеләтә күләмдә исәпләнә. Бу хәрби хезмәтнең бер елы хезмәт стажына ике ел итеп кертелә һәм гадәти 1,8 урынына 3,6 пенсия коэффициенты (ИПК) билгеләнә дигән сүз.
«Хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алучыларга ай саен 4 838,63 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнә. Бу ярдәм чарасы дарулар, шифаханә-курорт дәвалануы һәм дәвалану урынына бушлай бару-кайтуны берләштерә торган социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) үз эченә ала. Гражданнар бу хезмәтләрне натураль формада алырга яисә аларның акчалата эквивалентына өстенлек бирергә хокуклы», – диде ТР буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мобилизацияләнгән яки контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәргә инвалидлык билгеләнгән очракта, пенсия белән тәэмин итү хәрби ведомстволар аша гамәлгә ашырыла. Ирекле формированиеләрдә катнашып инвалидлык алучыларны пенсия белән Социаль фонд органнары тәэмин итә. Айлык акчалата түләү алуга хокук берничә нигез буенча мөмкин булса, ул иң отышлы вариант буенча билгеләнә. Мондый түләү һәрвакыт Социаль фонд органнары тарафыннан гына билгеләнә. Социаль фонд органнарыннан пенсия алучы хәрби хәрәкәтләр инвалидларына шулай ук автомат рәвештә 1 000 сум күләмендә айлык өстәмә матди тәэмин итү (ДЕМО) билгеләнә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Социаль фонд органнарында исәптә торучы хәрби операция ветераны сугыш җәрәхәте аркасында инвалидлык алган очракта, берьюлы ике пенсия – инвалидлык буенча һәм картлык буенча иминият пенсиясе алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СВО ветераннары социаль ярдәм