Сылтама аша кереп акчасын югалткан
Яңалыклар тасмасы

Сылтама аша кереп акчасын югалткан

Мошенниклар аңа видео карарга тәкъдим иткән.

Чаллыда яшәүче 49 яшьлек ир-ат интернет-мошенниклар корбаны булды. Ул мессенджердан хәбәр ала. Аңа юл-транспорт һәлакәте урынынан видео беркетелгән була. Ир-ат сылтама буенча кереп, файлны ачкан һәм һәлакәтне караган.
Бераз вакыттан соң ул үзенең счетыннан акча югалганын күргән. 
Мошенниклар аның телефонына кереп, банк кушымтасы аша 100 мең сум акчасын алганнар.
Ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәҗсе буенча эш кузгатылган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сак булыгыз: мошенниклар

Нет комментариев